Тэтимол 2015

ТУФРАК, диал. тупрақ, туфырақ «почва; пахотная земля», диал. «пыль» < иске уйг. тофрақ ~ кар., куман., чыгт., уйг., госм. һ.б. (к. Радлов III: 1226) топрақ, нуг., каз., к.-калп. топырақ, кырг., ком., к.-балк. топурақ, алт., чыгт. тобрақ, тобурақ > төр., бор. төрки (ДТС: 579) topraq «туфрак, җир; тузан; тузанлы, былчырак» ← topra- «тузанланып кибү (җир тур.)» ~ башк. тупра- (тупран-ыу «пычрану», к. БҺҺ II: 263) ~ тув. довура- фигыленнән. К. ш. ук як. тобурақ «яуган боз; тузан», тув. довурақ «җир; тузан; былчырак» ~ бур. тоброг «тузан», иске монг. toburaγ, tobаraγ, toγuraγ (вариантлары күп) «тузан» < тобура-ғ, к. алт. («кара татар» диалектында) тобурул- «тузан тузу», тув. добура- «тузан туздыру». Бор. тобура- «тузан тузу» фигыле тобур ~ тоғур «тузан, җир» (к. кырг. топур, монг. диал. тоарай id.) исеменнән, ә ул сүз гом. төрки тооз «тузан» белән бердәй (тобур > тобуз > тооз), к. Владимирцов: 210. Тобур ~ тоғур «тузан» нигезе, үз чиратында, (таранчы) топа ~ монг. доба «җир, балчык, тузан» сүзе белән чагыштырыла. Чаг. ш. ук чыгт. (Радлов III: 1158), бор. төрки (ДТС: 570) toγ- «тузан тузу; тузан» (ихтимал, *тоб-уғ- сүзеннән). Шулай итеп, *тоб тобуғ- тобуғур > тобуртобура- тобурақ > туфрақ.

Тат. туфрак үз мәгъ. Алтын Урда уйгурлары теленнән килә; тат. әд. телендә тупрак варианты «территория, ил җире» мәгъ. (тупракчы «территориаль автономия тарафдары») кулланылып килгән, ләкин тат. әд. телен вульгарлаштыру чорында (XX г. 20–30 нчы еллары) бу дифференциация оныттырылган.

Чув. тăпра «туфрак» болг. *тŏпраһ < *топрағ вариантыннан килеп чыккан, ләкин чув. тупрас, тăпрас «туфракса» бор. тат. теленнән булса кирәк. Räsänen 1969: 489; Федотов II: 194 (бу авторларда тирән этимология бирелми). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья