Тэтимол 2015

ТУ-У[т ы̌w-] «родиться; рождаться», миш. (ЗДС: 662), себ. (Рамазанова 2001: 140) «родить» < гом. көнб. кыпч. туw-, уйг. тоғ-, тоқ-, бор. төрки (ДТС: 570) toγ-, тув. доо- id. Көнч. кыпч. (каз., к.-калп., кырг.), уйг. диал., алт., үзб., хак., кр.-тат. туw- «тудыру», угыз. доғ- id., чув. ту- «ясау, итү». Бу фигыльгә бик охшаш сүзләр тунг.-маньч., кор. һәм фин-угор телләрендә очрый, к. Räsänen 1969: 483; ЭСТЯ III: 245–247 (Э.В. Севортян туw- < тоғ- тамырының тоң-, туң- варианты бар ди һәм аны туң > тоң «беренче бала» тамыры белән чагыштыра); Федотов II: 241. Рясянең бор. төрки toγ- «туу»ны «аякка басу» мәгънәсеннән ди һәм барча Урал-Алтай (кор. телен дә кертеп) лексикасында параллельләрен таба.

Ту- бик продуктив нигез: тудыр-у, тудырт-у, к. Туган, Тума, Тумак һ.б. Туар сүзен дә ту- < туғ, тоғ нигезенә нисбәтлиләр.



Предыдущая статья            Следующая статья