Тэтимол 2015

ТУСЫН: тусын кебек диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) «здоровенный», «неуправляемый» < төр. (Zenker: 608) tosun «яшь үгез» ~ төркм., уйг. тосун «кулга өйрәтелмәгән, дулап китүчән (терлек)», бор. төрки (ДТС: 578) tosun «тыелгысыз, дуамал» – төбендә «яшь як үгезе», «шактый үскән үгез бозау» (к. Clauson: 478) дигән сүз. Чаг. төр. tos «төкеш, мөгез белән бәреш».



Предыдущая статья            Следующая статья