Тэтимол 2015

ТУСТАГАН, тустыган, диал. (ДС II: 78, 190; ДС III: 32; Хайрутдинова 2000: 47–48) дустаған, дустыған, тустукан, тустакан «глубокая (обычно деревянная), но небольшая чаша, стакан», (ЛТ: 12) «чаша для питья вина» < гом. кыпч. тостақан, к. каз. тостаға, чыгт. (Радлов III: 1211; Боровков 1961: 168–169), нуг. тостақан, кырг. тостуқан id. (әлбәттә, бу сүзнең бүтән төрле савытны белдергән очраклары да бар); рус. достакань, дъстакан «стакан» (к. Срезневский I: 715) тат. теленнән булса кирәк. К. ш. ук тув. достаган «кабарынкы-йомры».

Добруҗа сүзлеге (Dobr. III: 367) авторлары фикеренчә, алардагы tastigay, tostagay, tastaqan ~ tostaqan «тустаган, стакан» сүзе элекке төрки (кр.-тат.?) tos-toqay «түп-түгәрәк» сүзеннән, шуннан ук tostoqaj «түгәрәк тояклы ат», tostıqay «түгәрәк коңгыз» төре, нигезе tokay «алка, түгәрәк», к. Тугай.

Бу сүзнең икенче варианты тат., башк. (ДС II: 90; БТДҺ: 339) тустақ, туçтақ «коштабак, агач чүмеч» < алт. тостақ, тув. достақ «кабарынкы-йомры, бүлтә», кырг. тостоқ, тостоғой, нуг. тостақай «акайган (күз)» (әйтергә кирәк, тустак күз тәгъбире тат. сөйләшләрендә дә очрый).

Безнеңчә, тостакан һәм тостак сүзләре бор. *тоста- «бүлтәеп, бүселеп тору» фигыленнән (тоста-қан һәм тоста-қ), бу фигыль исә тос < торс «агач (бигрәк тә каен) орысы» сүзеннән (шундый орыдан савыт уйганнар), к. хак. торс, торш «агач орысы». К. Турсай-у.



Предыдущая статья            Следующая статья