Тэтимол 2015

ТУРЫНДА, турысында «о, об» ~ искечә туғрында (ш. ук ул, шул, бу сүзләре белән килгәндә – турыда), башк. турала, тураһында, турыла, тат. сөйл. турыннан, турыларында (стилистик үзенчәлек белән), каз. туралы һ.б. – туры сүзеннән (аның «күрше, каршы як» мәгъ.). «Турында» мәгъ. сүзләр төрки телләрдә бик төрлечә бирелә, тат. телендә дә төрлечә: хакында (ул, шул, бу сүзләре белән) хакта, иск. бәянында һ.б. Тат. вариант чыгт. тоғрында, тоғрысында, уйг. тоғрисида, тоғрида, төркм. доғрусында, доғруда сүзләре тәэсирендә карарлашкан, тат. сөйләм телендә тур, турда вариантлары да билгеле (бу тур сөйләштек).

Бор. төрки телдә делибератив мөнәсәбәтләр төшем килеш белән генә белдерелгән – тат. сөйл. нәрсәне сөйләү (уйлау) һ.б. шуны дәвам итә. Ләкин бу форма китаби тел өчен җитәрлек түгел, шунлыктан махсус бәйлек кирәк булган. К. Ахметьянов 1989 (керештә).



Предыдущая статья            Следующая статья