Тэтимол 2015

ТУРЫ II«гнедой (о лошади)» > чув. турă, мар. тор, удм. тöри id. < гом. кыпч. торы, кырг., к.-балк. тору, госм. тору, дору, хак. диал. торығ, тув. доруғ, бор. чыгт. (Поппе 1938: 213) toruq, чыгт., бор. уйг. (Gabain 1950: 42) toruγ id. Бу сүзнең кр.-тат. тор, хак. диал. тоор, төркм. доор варианты беренчел дип карала, к. ЭСТЯ III: 268–269; Федотов II: 251–252. Элек (һәрхәлдә татарларда) туры ат (> турат) – җигем атлары токымы булган. Чаг., һинд.-евр., рус. тур < тоур < сем. thōr, tōra «кыргый үгез», ш. ук «җигүлек үгез»: турлар туры төсмердә булганнар.

Туры ат тигез ачык кызгылт җирән төстә, ләкин ялы һәм койрыгы кара була. Бу төсмер бик матур саналган.



Предыдущая статья            Следующая статья