Тэтимол 2015

ТУРЫ I«прямой; прямо» ~ каз., к.-калп. туўры < чыгт. туғры > уйг. тоғри, кар. дуғуру, төр. doğru, угыз. doγru, гаг. доору < бор. төрки (ДТС: 571) doγru «туры; дөрес» ~ тат. диал. (Тумашева 1992: 219), башк. тура, турай, иске башк. (к. Будагов I: 747), нуг., к.-балк., ком., кырг. туура [туwра] «туры» ~ алт. тура «аркылы; иң; диаметр», хак. тоғыра «каршы, туры (нәкъ каршында)», туры < туғры < тоғуру һәм тура < туғра < тоғура вариантлары булу бу сүзнең бор. тоғур- (> хак. тоғыр-) «аркылы кисү; турау» сүзенең (к. Тугры ) хәл фигыль формасыннан лексикалашкан булуына өстәмә дәлил (к. Тура-у ). ЭСТЯ III: 249–251 (нигездә безнекечә, тик Э.В. Севортян арытабан китеп *тогыр- фигылен бор. төрки toγ- «югары күтәрелү» сүзе белән баглый).

Чув. түрĕ ~ мар. тöре, торе, тöр «туры, дөрес, тугры» болг. теленнән булса кирәк; сүзнең палатальләшүе -j- тәэсирендә була ала: туғры > *туйры > түрĕ. Федотов (II: 263) бу сүзне гом. төрки түз «төз» сүзе белән чагыштыра, ләкин бу дөрес түгел: чув. түре һәм тат. туры сүзләренең төрләнеш һәм сүз ясагыч парадигмалары тулысынча бердәй (мәс., тат. туры килү ≈ чув. түрĕ килү).

Туры продуктив нигез: турылык, турыла-у, турыдан-туры һ.б., диал. (Зимасов: 96) турык «юнәлеш». К. Турында.



Предыдущая статья            Следующая статья