Тэтимол 2015

ТУРУН II, торын «внук, правнук» – бор. болг. (Иделдә дә, Дунайда да) турун, рус ядкәрләрендә трунъ (1230 елда) – шаншәрәфле титул ~ хәзәрләрдә (грекча язылышта) τουδου̃ος, бор. төрки (ДТС: 584, 593) tuduŋ, tutuŋ «өлкә идарәчесе» (бу сүз бик күп составлы исемнәрдә, титулларда кулланыла). К. ш. ук төр. torun «онык, ике яшьлек дөя». Фасмер IV: 108; Хаков 1972: 31.

Турун, шулай итеп, болг. сүзе, ул кыт. to-thoŋ титулының чагылышы (шуннан ук к. Туян) . Тат. әд. теленә бу сүзне махсус рәвештә соңрак М. Җәлил һ.б. язучылар керткән. Чув. телчеләре (Егоров, Федотов) Чувашстанда күп кенә топонимнарда очрый торган тăрăн, тăрăм компонентын әлеге турун сүзенә нисбәт итәләр (Федотов II: 196–197), ләкин бу бик шикле чагыштыру.



Предыдущая статья            Следующая статья