Тэтимол 2015

ТУРСЫК «кожаный ларец; кузовок; небольшой мешок (из цельноснятой кожи мелких животных)» ~ чыгт. турсуқ, гом. кыпч. (нуг., к.-калп.) торсық «саба», кырг., алт. торсуқ id., ш. ук «терескәк, терлекнең тубыгы, тез кабарынкылыгы; оры», тув. дорз «шешек; тырыс», дорзуқ «тез турысы кабарынкылыгы; турсык», алт. диал. торсоқ «кабарынкы (сөял)» ← торсы- «кабарып, бүлтәеп чыгу» фигыленнән, к. башк. турһы-у < турсы-у «турсаю» (к. Турсай-у ), алт. диал. (Баскаков 1972: 255) торсо- < торс-а- «сөялләнү, кабарып чыгу», каз. (Радлов III: 1189) торсуi- «шешенү, күбенү, күперү». К. Тустак. Будагов I: 388. Рус. торсук, торсык, турсук «турсык, йөк капчыгы; бүрек төре; күн янчык, бурдак» тур. Аникин: 557–558, 571–572 (бик тәфсилле).

Төр., иске тат. (Максуди: 89) дугырчык «янчык» ~ бор. монг. toγurčaγ «чәчкап, чәч бөтеркәсе» > хәз. монг. тоорцог, бур. тоорсог «дүрт өлештән торган (өлешләр аерылып күренә) баш киеме», турсыкка да, тубырчыкка да катнашы юк бугай.

Турсык < торсук төрки телләрдән күп күрше телләргә кергән; рус. торсук, турсук «турсык» тур. Аникин: 557, 571 (бик күп әдәбият күрсәтә, торс тамырын һәм торсы-, торса- фигыльләрен искә алмый).



Предыдущая статья            Следующая статья