Тэтимол 2015

ТУРЛЫК (ЗДС: 659) «полог из камыша» (рус. турлушка) ~ каз. (Будагов I: 164, 369; Катаринский) туурлық, хәз. каз. туырлық, кырг. туурдуқ «тирмә кирәгәсе өстенә ябыла торган вертикаль ябу, гадәттә калын киез», чыгт. турлуғ «тирмә эчен бүлә торган чаршау (төрле материалдан була ала)». Чаг. төр. torluk «тур (к.) ясарлык; кыргыйлык; күмер яндыручы; балчык өй» > рус., укр. (Аникин: 570) турлук «җылы читән абзар», «түбәсез киң абзар». Гомумән, тур < тōр < тоғур «балчык яки камыш һ.б. дивар, эргәлек; читән, челтәр» сүзеннән шикелле. Ышанып әйтергә материалыбыз җитми. Һәрхәлдә турлык ул торлак түгел бугай. Чаг. Турла-у.



Предыдущая статья            Следующая статья