ТУРКАН (нокр., ЗДС: 659) «вид насекомого вроде таракана» – ихтимал, бор. төрки турқан «чуар ефәк» сүзеннәндер, к. хәз. каз. (ҚТДС: 337) торғын-торқа «кыйммәтле кием-салым, парад киеме». Чаг. ш. ук. камка таракан «күзмәкүз», асылда камка «ефәк төре». К. югарыдагыны. Тарихта атаклы Таркан катун – Харәзем ханбикәсе билгеле. Ихтимал, бу сүз хас исем түгел, титул булгандыр. Чаг. каз. қыз-җибек «кыз-ефәк», атаклы принцесса, бу сүз гомумән «принцесса» мәгъ. булган. |