Тэтимол 2015

ТУРКА «толстая шёлковая ткань», (к. мәкаль: Туйга барсаң туеп бар, турка туныңны киеп бар), «зерно на рынок», себ. (Тумашева 1992: 123, 214 (Катыбаны қурласам, тон-тōрғадан кийәрмен дигән эпик сәтырлар «хәтфәне яратмасам, бийләр тунын һәм ефәк кием киярмен» мәгъ. була) тōрға «дорогая шёлковая ткань» < гом. кыпч., хак. торқа, кырг., алт. торқо, торғун id., ш. ук «көбә өчен тукыма», уйг., чыгт. торғо, турғу «кәгазь документларны саклау өчен кулланыла торган чуар тукыма», уйг., алт. торқо «ефәк; ефәк тукыма», қыл торқа «кытай җитене (тупас һәм нык була)», к. Будагов I: 388–389 → к.-калп. торқо «җепсел, сүс», чыгт. торғу, торқа «кызыл сүсле киндераш», төркм. (ТДГДС: 173) торқа «зур капчык, кәрван капчыгы»; хак. торғы, тув. торғу, каз. торғун ~ монг. торғон «ефәк» ~ эвенк. тоорғаа, як. торғо «тукыма» һ.б. (ССТМЯ II: 199), бор. төрки (ДТС: 578) torqu «ефәк». К. Саламторхан.

Кайбер тюркологлар (Рамстедт, Поппе һ.б.) бор. төрки торқу > торғу сүзенә рус. торг «сәүдә» (гом. слав. параллельләре белән) ~ эстон. turg, фин. turku «базар» сүзләрен нисбәтлиләр. Фасмер (IV: 82) бу гипотезага шикләнеп карый. Әлеге гипотеза файдасына шуларны да әйтергә була: тат. (к. ТТАС II) турка (бодай һ.б.) «базарда сатуга әзерләнгән (бодай һ.б.)», мар. кч. (Исанбаев 1978: 31) торға «кечерәк чатыр (< сәүдәгәр чатыры?)». Элекке заманнарда төрки сәүдәгәрләрнең төп шәйләре-товарлары ефәк тукымалар булган һәм рус. торго «ефәк, ялтыр җепле тукыма» шуннан, к. Аникин: 556 (бу сүзнең рус торг сүзенә нигез булуы кире кагыла). Иске рус. (Даль) белотурка «экспортка китә торган чиста бодай» сүзе дә безнең фаразны куәтли. Тувада (Тыва тоолдар, 6. Кызыл 1963: 159–160) кытай сәүдәгәрләре кара торгу тон (тун) белән сәүдә итәләр. Аз. (АДДЛ: 208) дүргә, дүркә «ефәк төргәге». К. Туркан.



Предыдущая статья            Следующая статья