Тэтимол 2015

ТУРГАЙ «жаворонок», диал. (Себер, Урал төбәкләрендә) «воробей» > удм. турагай, тюрагай, морд. торкай «тургай» ~ гом. кыпч., уйг., чыгт. торғай, башк. турғай, «тургай; чыпчык», гомумән – «вак кош төре» (шуннан бузтургай «дала тургае», сибә тургай «кечкенә купшыл», қара тургай «сыерчык», кырг. жол тургай «тай сыерчыгы», молдо торгой, сопу (=суфи) торгай «тургайның бер төре» һ.б., к. Будагов I: 744), ләкин госм., чыгт. (Радлов III: 840, 1184) торағай «карчыга төре; бекас», бор. чыгт. (Поппе 1938: 407) torγai «сыерчык», алт. сары торко «шәүлегән, сары тургай», хак. торғай, торғойах «сабан тургае», тув. торға «тукран» ~ монг. тогай «төрле вак кош атамасы», к. ш. ук госм., бор. төркм. дорғай «чыпчык» һ.б. Чув. тăри «тургай; сандугач» > мар. (Саваткова: 169) тыри «җаным, җанашым», (Иванов, Тужаров: 232) торей, тырей, тŏрей «тургай» < бор. төрки (ДТС: 579, 587) torïγa, turïγa «тургай». Барча вариантларның уртак нигезе *торуғай: -ғай//-қай «кош» (чаг. Карчыгай һ.б.), тору сүзенең мәгъ. ачык түгел. М. Федотов (II: 198) буенча, чув. вариантының элгәре – *тăврий.

М. Рясянен госм., чыгт. туйғар, тойғар, госм. дуйғар «чыпчык» сүзен турғай < торғай сүзеннән метатеза дип бара (Räsänen 1969: 490).

Тургай < торғай сүзе төрки телләрдән күп күрше телләргә үтеп кергән, мәс., рус. диал. (Аникин: 556) торгай һ.б. Морд. фольклорда Торгай легендар батыр (бу сүзнең «лачын» мәгънәсеннән булса кирәк).



Предыдущая статья            Следующая статья