Тэтимол 2015

ТУРБАСЛЫ –название речек, урочищ и нескольких населённых пунктов в Башкортостане – мар. турбаслы, торбаслы, чув. турпаслǎ «йомычкалы» ← мар. турбас, торбас, чув. турпас «йомычка» сүзләреннән булса кирәк. Легенда буенча, авыл корырга җир, уңайлы урын эзләп урманлыкта йөргән кешеләр бер елгачыкта яңа гына юнылган йомычкалар агып килүен күрәләр һәм, агым үренә барып, бер аланда бүрәнә юнып (өй салып) торган кешеләрне күрәләр. Шуннан болар белән бергәләп шул урында авыл коралар һәм авылны да, елгачыкны да турбаслы «йомычкалы» дип атыйлар.

Агып килгән йомычкалар буенча агым үрендә кемдер барлыгын белү-байкау мотивы алтайлы-куманды төркиләрендә (к. Баскаков 1972: 133) һәм японларда сусаноо турындагы легендада (МНМ I: 113) билгеле. Ихтимал, бүтән төбәкләрдә дә бардыр.

Әйтергә кирәк, хәз. ул Турбаслы авылларында башлыча татарлар яши. Әмма Турбасты вариантына караганда, элегрәк башкортлар да булгандыр.

Турбас нигезенең үзен тел. тормыш, як. туорпас «кискә, бүләк» белән чагыштыралар.



Предыдущая статья            Следующая статья