ТУРАҢГЫ, тораңгы «тамариск, вид тополя» ~ каз. тораңғы, тораңғыл, тураңғы «зәңгәрсу яфраклы тупыл (Populus diversifolia)», чыгт. тураңға «усак төре» ~ монг. to(γu)rai «элмә» (Räsänen 1969: 484)? Үзб. тураңғил «сумалалы», кырг. тоора «кара тирәк». Гадәттә туйра (к.) белән чагыштырыла. Сүзлекләрдә тораңгы «хөрмә; әфлисун» сүзе күрсәтелә. Аның чыгышы безгә ачык түгел. |