Тэтимол 2015

ТУРА I(ТТДС I: 428; Хайрутдинова 1993: 97; БҺҺ II: 264) «творог, сметана и т.п. с окрошкой, ягодами», «пастила ягодная» < тат. диал. (Хайрутдинова 1993: 95) туара id. ~ чув. (Сергеев 1971: 122) тора, тăвара «сырок», мар. (Саваткова: 155) тара, туара, тугара, удм. (Насибуллин: 140) туара «тура», ш. ук «түгәрәк эремчек күмәченә охшаш чәчәкле үсемлек (“эт борчагы, мальва”)», к. Куклин: 22–25. Тат. диал. (крш., к. ТТДС I: 422) туғарук «пышлак, эремчек» рус. творог сүзеннән дип карала, ләкин аның төп төрки сүздән килүе дә мөмкин, к. хак. диал. тубрақ, тубараг >> рус. творог (к. Räsänen 1969: 490; Рясяненның бу фикерен кайбер рус этимологлары да яклый); к. ш. ук чув. торақ, торах > турах, мар. торых < бор. төрки, чыгт., к.-калп., төр. toraq, torak «пышлак, сыйр төре һ.б.ш.», төркм. дорақ «тозланган эремчек», көрд., фар. торақ «пышлак» ~ венг. túro «эремчек, эркет». Иске монг. tаraх > маньч. тара > рус. диал. (Аникин: 533, 534, 554) тар, тара, тарка – катыктан ясалган төрле ашамлыклар, башлыча «эркет, эремчек» һ.б. (к. ССТМЯ II: 167) тура белән гомоген микән, аңлашылмый. Тура << *тоғаруғ дип фаразлаганда да сүзнең тамыры-ясалышы томанлы (ниндидер *тоғ тамырыннан булса кирәк). Бор. ир. (Авеста) turaii «тура» сүзенең катнашы шикле. К. Тур, Турта, Түгәрәк. Мухамедова 1973: 175–176; Федотов II: 184, 525; Аникин: 536–537 (рус. творог сүзен төрки телләрдән диюгә каршы).

Дерив.: туралы (ашамлык төре, З. Бәшири).



Предыдущая статья            Следующая статья