ТУР «сеть, сетка; сетчатка глаз; сетчатый узор» < гом. кыпч., уйг., чыгт., төр., көрд., монг., бор. төрки (ДТС: 578) tor < toor id., ш. ук «кош аулау челтәре; тозак» < бор. *тоғур id., к. як. доғур, монг. догор «тур, ау челтәре». Тор > тур сүзенең төрле аерым мәгъ. тур. к. Zenker: 319, 606; Будагов I: 387; ҚТДС: 336–337. К. Турла-у. Дерив.: турлан-у «яшь белән тулу (күзләр тур.)». К. Румыния татарлары җыры: Һәрбер халыкның үз җыры, Үз телендә җырлана; Тыңлаганда үз җырыңны Күз яшлары турлана (к. Dobr. III: 365–366). |