Тэтимол 2015

ТУПЫРДА-У, тупырдат-у « (неритмично) притоптывать, перестукивать (о многих разом)» ← тупыр-тупыр – подражание частому перестуку множества людей (в твёрдой обуви), копыт ← туп-туп «перестук одиночного лица ногой, копытом». Бу сүзнең каз. һ.б. топыр «талпа», топырла- «өер булып тору-йөрү»гә багланышы бар. Гомумән, төрки телләрдә сүз башында т ~ д, сүз уртасында п ~ б еш килгәнлектән һәм өстәвенә сузыклар да алмашынып торганлыктан, тупыр нигезенең вариантлары хәтсез: топур, топыр, тобур, тыпыр һ.б.

Идиома: тупырдатып бала тап-у «бер-бер артлы бала табу (хатын-кызны мактап һәм хуплап әйтелә)». Бу тәгъбир тупырда-уга ничек тоташадыр, аңлашылып бетми. Чаг. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья