Тэтимол 2015

ТУПЧАК (И. Хәлфиннең «Чыңгызнамә» җыентыгына кушымта сүзлегендә) «охотничья лёгкая лошадь» ~ уйг. (Радлов III: 1230, 1233), чыгт. топчақ «түгәрәк кенә матур ат», уйг. тобычақ «көчле, зур ат», каз. (ҚТДС: 331) тобышақ «әйбәт йөрешле аргамак», кырг. тобурчақ «һәйбәт хәрби ат», Г. Нәваиның ат атамалары сүзлегендә («Мөхәкәмәт әл-лөгатәйн»дә) топучак (аргумак «аргамак» белән рәттән куела) – ат төре, «токымлы ат» > иске монг. tobičaq «көнб. илләрдән китерелгән ат токымы» ~ иске фар. топучақ id., к. Doerfer II: 601–603; Sümer 1981: 99; Менгес 1979: 145–146 (шунда ук арытабангы әдәбият, әмма тат. сүзе искә алынмый).

Себ. сөйләшләрендәге (Тумашева 1992: 219) тупцык «кыска буйлы (ат)» һәм башк. (БТДҺ: 337) тупсан ат «кыска аяклы ат (токымы)» сүзләренең тупчак сүзенә нисбәте ачык түгел. Бик ихтимал, тат. диал. һәм башк. диал. сүзләре тупчак < тобырчақ сүзенә бинисбәтән туп тамырыннан ясалганнардыр.

Тобурчак сүзе исә, күрәсең, тубыр < тобур нигезеннән -чақ кечерәйткеч кушымчасы ялганып ясалган һәм тәүдә «ыкчам һәм елдам (ат)» мәгъ. булган.

Бор. заманда Киев кенәзләренә хезмәт иткән төрки топчак (топчаки) кабиләсе атамасын да әлеге ат токымы терминыннан дип уйлыйлар, к. Фасмер IV: 80–81 (тат. сүзе искә алынмый). Бу топчак этнонимы ясалышында кыпчак сүзенә охшашлыгы игътибарга лаек. Чаг. ш. ук Тукчын.



Предыдущая статья            Следующая статья