Тэтимол 2015

ТУПСА «шарнир; порог или подоконник» ~ башк. тупçа, тупһа, гом. кыпч. топса «бусага» һәм «шарнир (ишекне, тәрәзәне һ.б., ш. ук төрле капкачларны төп элементка, яңакка, савыт яндавырына беркеткеч әйбер)» сүзенең моңаргы ышандырырлык этимологиясе тәкъдим ителмәде. Бу сүз элекке ишек, капкач һ.б.ларның түбәндәгечә беркетелешендә аскы һәм өске араталарны белдергән, к. рәсемне.

Ягъни тупса < топса ул туп < топ кереп утыра торган уенты һәм шундый уентылы деталь дигән сүз. Туп бу очракта ишек һ.б. ның терәк элементының ике башына ясалган (яисә беркетелгән) шарсыман өлеш мәгънәсендә булган. Бор. кыпч. сүзенең тамыры гом. төрки туп < топ, әлбәттә.

Тупса сүзенең «бусага» мәгънәсе икенчел.



Предыдущая статья            Следующая статья