Тэтимол 2015

ТУПАС «грубый, неуклюжий; тупой» < гом. кыпч. тупас, топач id.. Чаг. төркм. топаз (> каз., башк. тупай) «сыер-үгезнең ашык сөяге», төр. topuz «күсәк, йомгак яки шарсыман шәй; кисап, күсәк», төр., кр.-тат. диал. (Dobr. III: 360) topuz, tompız, tompuz «саплы шар сыман сугыш коралы, махсус күсәк, кисап», чыгт. (< фар.) топазы «тимер күсәк» һ.б. Тумп, туп ~ туп (к. Туп) тамырыннан булса кирәк, к. Räsänen 1969: 489. Чаг. ш. ук Тумпа, Тупак, Тупар-у, Тупыйк.

Рус. туп, тупой сүзләренең тат. тупас сүзенә турыдан-туры тәэсире юк бугай. Рус сүзләре төрки (тат.) теленнән дә, кайбер фин-угор, һинд-евр. телләреннән дә килә ала. Чаг. ш. ук рус. дубасить.

Дерив.: тупаслык; тупаслан-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья