Тэтимол 2015

ТУП I«мяч; ядро; пушка; стадо; тесное сборище; тесная группа (скота)» ~ чув. тупă id. < гом. төрки топ id. – төрки телләрдә иң продуктив тамырларның берсе, асылда тумп (к. Тумпа ) тәкълиди-образлы тамырыннан.

Бу тамырдан бик күп нигезләр ясалган, к. Тубалак, Тубык, Тубыр, Тубырчык, Тупа, Тупак, Тупар, Тупас, Туплан, Тупла-у, Тупса, Тупчак, Тупчы-у, Тупый, Тупыйк һ.б. (аерым төрки телләрдә бүтән дериватлар да аз түгел, к. Юдахин 750–754; Redhouse: 1181–1183). Туп < топ һәм дериватлары төркиләргә күрше халыклар телләренә дә таралган (мар., удм., морд. топ, туп «уен тубы», фар., көрд һ.б. топ, туп «пушка, туп» һ.б.). Федотов II: 249; Тимергалин: 481.

Туп үзе генә дә регуляр деривациягә бай: туплы, туплык (төрле мәгъ.), тупчы, тупчак, тупчык һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья