Тэтимол 2015

ТУҢКАЙ-У «встать на карачки; упасть (головой вниз)», күч. «протянуть ноги» < гом. кыпч. (к.-балк., кр.-тат., каз., кырг., алт.) тоңқай-, тоңқой-, хак. тоңхай- «тәкмәрләү; иелү; мәтәлү», бор. төрки doŋγaj- > тув. тоңғай- «иелү-бөгелү, туңкаю» ~ яз. монг. tongγuj- > хәз. монг., бур. тонгой- «туңкаю», эвенк. тонкоj-, тоңкорго- «туңкаю», тоңо- «ию, бөгү» һ.б. (к. ССТМЯ II: 197) ← бор. төрки, монг., тунг.-маньч. *тоңка «ашыкның билгеле бер (авып, мәтәлеп) торышы», к. каз. тоңқалан- «баштүбән егылу», тоңқанда- «мүкәләү» ← тоңка; ком., к.-балк. тоңқу «бөкре; бөкрәйгән», кырг. оңко-тоңко «тәкмәч-бөкмәч; ашыкның бер торышы» (> тат. уңкы-туңкы). К. ш. ук уйг. доңгақ «бөкре», тоңкай «сыер ашыгы». Сүзнең тамыры символик имитатив тоң «тумпа, бөкреле һ.б.ш.» булса кирәк. К. Туңкай, Түңкә. Räsänen 1969: 488.

Туңкай- продуктив нигез: туңкаел-у, туңкаеш-у, туңкайт-у һ.б. Туңкай сыйфат-рәвеш мәгъ. дә очрый (туңкай тору диелә).



Предыдущая статья            Следующая статья