Тэтимол 2015

ТУНА-У «сдирать шкуру; ограбить» ~ нуг., к.-калп. тона-, алт., кырг., як. тоно- id., ләкин каз., чыгт. тона-, угыз. дона-, тат. диал. (к. Тумашева 1992: 214) тōна - «кием кию» ← тон «тун». Угыз телләрендә бу фигыльнең төрле юнәлешләре кулланыла.

Туна-у «тунын куптару» (ЛТ II: 15) мәгънәсе сүз ясалышы җәһәтеннән кер, сатып алу, (урман) төпләү, чүпләү кебек абсурд сүзләр рәтендә тора. Э.В. Севортян фикеренчә туна-у сүзенең көтелгән «тунлы итү» мәгънәсенә кире мәгънә алуы «метафорик нигездә» барлыкка килгән (ЭСТЯ III: 164–165). К. ш. ук Räsänen 1969: 488.



Предыдущая статья            Следующая статья