Тэтимол 2015

ТУН «шуба», иск. «свадебная одежда» < гом. төрки тон, уйг. диал. тоон, кайбер чыганакларда (Ценкер, Будагов) тоң, угыз. дон, төркм. доон «кыйммәтле кием», чув. тум «гомумән кием; рәешле кием», «бизәкле тукыма» (к. Ашмарин I: 133). Гадәттә санск. thauna «кыйммәтле кием» сүзеннән дип карала (Малов, Рясянен һ.б.), ләкин бу этимологиягә шикләнеп караучылар да бар (к. ЭСТЯ III: 262–264). М. Федотов (II: 238) чув. том//тум «кием, костюм» < бор. төрки *don < иске кыт. twan «озынча кием» сүзеннән дигән фикерне куәтли. Будагов I: 753; К. ш. ук Аникин: 565–566 (шунда ук әдәбият); Тимергалин: 480.

Тун продуктив нигез: тунлы, тунлык, к. Туна-у.



Предыдущая статья            Следующая статья