Тэтимол 2015

ТУМРАН «нераскалываемый чурбан» ~ гом. кыпч. томран id. ← тат. (ТТАС III: 164) тумра-, тумыра- < томра-, бор. төрки (ДТС: 574) tomru- «тумран итеп кисү» → кар., госм., чыгт. һ.б. томруқ «түмәр, кискә; бүрәнә; агач богау», «түгәрәкләп киселгән агач; тукыя, гонҗә» ← кырг. һ.б. томур-, бор. төрки (ДТС: 574) tomur- «агач төпләү», «тумранлау; тумран ясау», «томыру» > тув. домур- id. К. ш. ук тат. тумар «түмәр», тумарык «кечкенә томар» ← тумар-, тумыр- «түгәрәкләп кискәләү» һ.б. (к. Радлов III: 1519–1520).

Бу сүзләрнең этимологик тамырдашлыгы ачык булса да, морфологик багланышлар тикшерелмәгән. Тумран бор. төрки (ДТС: 574) tomrum «тумран, агач богау» сүзеннәнме (> тумрам > тумран?) яисә угыз телләреннән алынганмы (-ан кушымчасы!). Тумар сүзе ничек ясалган?

Сүзләрнең тирәнге тамыры – гом. төрки том//тум «түгәрәк, шешенке калкулык» бик күп сүзләрдә чагыла, к. Томшык, Томыр-у, Тумырка, Түмәр, Түмгәк.



Предыдущая статья            Следующая статья