Тэтимол 2015

ТУЛЬ иск. «географическая долгота»: туле гарби иск. «западная долгота (по меридиану)», туле шәркый «восточная долгота (по меридиану)», к. ГТРС: 549. Болар гар. т̣ул׳ «озынлык; меридиан» сүзе һәм гареп вә шәрык сүзләре нигезендә фарсыча ясалган тәгъбирләр. Меридианнар буенча үлчәмне «озынлык, җәйрәү» сүзе белән атау лат. longitudo id. сүзеннән килә һәм бор. Рим-итальян географлары тарафыннан кертелгән. Хәз. тат. озынлык, киңлек географик терминнары рус теленнән калька. Гомумән алганда, лат. сүзе озаклык сүзенә тәңгәл килә, чөнки географик туль сәгатьләр һәм минутлар белән үлчәнгән, тик соңрак кына градус сүзе кертелгән.

Туль, тул сүзен К. Насыйри һ.б. революциягә кадәрге галимнәр киң кулланганнар (бу сүз госманлы телендә дә шул яңгырашта кулланылган һәм төр. телендә кулланылып килә).



Предыдущая статья            Следующая статья