Тэтимол 2015

ТУЛЫ «полный» < гом. кыпч., уйг. толу (нуг., каз., к.-калп. толы) id. < бор. төрки (ДТС: 573) tolu < (чыгт.) толуғ > каз., кырг. толуқ ~ тат. диал. (ТТДС I: 425; Тумашева 1992: 218) тулық, тулуқ, (Зимасов: 96) туллык id. Шуннан тулыксы-у «тулып ташу» фигыле ясала, к. «Идегәй»дә: Тулыксыган киң Идел...

Бу сүзнең тат. диал. (себ. һ.б.), башк. тула ~ кырг., алт. толо, чыгт. тола «тулы» варианты да бар. Ул вариантның ясалышы ачык түгел. Һәрхәлдә бу вариант та тул- < тол- фигыленнән.



Предыдущая статья            Следующая статья