Тэтимол 2015

ТУЛ-У «наполняться; быть полным, наполнять собой» ~ чув. тул- id. < гом. кыпч., уйг., чыгт. һ.б. тол-, як. туол-, угыз. дол-, төркм. доол- id. Бу фигыльнең исем коррелянты да билгеле: төр. tol «тулы» ~ тат. диал. *тул id. (тул-ла-у фигылендә, к. ДС III: 159; ТТДС I: 475), к. ш. ук Тулпа.

Тул- < тол- бор. *тоо- фигыленең төш. юн. дип карала: ул фигыльдән туқ < тооқ «тук, туйган» һәм туй- < той- < тоғ- «тую» фигыле дә килә дип карыйлар. ЭСТЯ III: 257–259; Федотов II: 243.

Тул- продуктив нигез: диал. тулык-у «нык тулу», тулын-у, тулыш-у, тултыр-у > тутыр-у, тулман (Тумашева 1992: 217), тулымса, тулынкы һ.б. К. Тулы.



Предыдущая статья            Следующая статья