Тэтимол 2015

ТУЛПАР, толпар миф. «крылатый конь; пегас» < гом. кыпч., уйг. тулпар, хак. тулбар «хәрби ат, сугыш аты», к.-балк. ш. ук «җитез; батыр, герой» ← тул пар < тул пард (яисә фар. тули пард) «хәрби ат-юлбарыс (барыс)» сүзеннән: чыгт. тул «яуга хәзерләнгән ат» + пар, пард (ир. телләрдән) «барыс, юлбарыс, пардус (кулга өйрәтелгән гепард)». К. ш. ук төркм. тулпар «кечерәк гәүдәле нык ат», алт. диал. тулбар «начар ат» (? ялгыш түгелме икән), күп мәгъ. к. Радлов III: 1465, 1467, 1475; Räsänen 1969: 444. Аксак Тимернең кучтылары (тәнсакчылары) юлбарыс тиресенә төрелгән атларда йөргәннәр (к. На стыке континентов...: 218). Тимергалин: 480.



Предыдущая статья            Следующая статья