Тэтимол 2015

ТУЛКА (Г. Толымбай) «втулка колеса», (Будагов I: 404) дулға «каска, шлем, шишак» ~ башк. тулқа «втулка, чөй», төр. тулга, тугулга, чыгт. таулга, дагулға, дабулға, уйг. дуйулға, каз., монг. дулқа, долқа, толға, каз. диал. (Аманжолов: 714) тулыған id., аз. (АДДЛ: 203) дулғу «тегермән куласасының тулкасы»; чаг. рус. тулка, морд. туло, тулкаа, удм., коми. тул «тулка; кадак, кадак эшләпәсе». Рус. втулка я үзе төрки телләрдән, я тулка белән охшашлыгы очраклы булса кирәк (рус этимологик сүзлекләрендә фикерләр төрлечә).

Тулка, тулга, ихтимал, тулға «өчаяк; куыш каркасы» белән гомогендыр («шлем ~ куыш» мәгъ. күчеше була ала). К. Тулга.



Предыдущая статья            Следующая статья