Тэтимол 2015

ТУЛГА-У «вертеть, крутить» (ТТАС III: 160), «колебаться, волноваться под ногами – о болоте» (Тумашева 1992: 217), иск. «поворачивать» (Ясәвидә: Тугры әйтсәм игре юлга буйнын (муенын) тулгар… 13 хикмәт) < гом. кыпч., уйг., чыгт. толға- (кырг. толғо-) «әйләндерү; бораулап кертү» < бор. төрки (ДТС: 573) tolγa- «урау, боргалау, бору, борып кертү» > тув. долға- id. ~ угыз., кр.-тат. дола- id. (к. Räsänen 1969: 486; ЭСТЯ III: 359), М. Рясянен һәм Э.В. Севортян толға- > долға- һәм дола- вариантларын бер үк сүз дип карыйлар. Безнеңчә, алар тамырдаш булса да, төптән аерым булырга мөмкин. Толға- «әйләндерү» борынгырак тол- «әйләнү; чорнау» сүзеннән ясалган булса кирәк (чаг. болга-, чолга-, тарка- һ.б.). К. Тула, Тулай, Тулгак, Тулган-у, Тулма. Кайбер төрки телләрдә бу нигез, мәс., тув. долға-, хак. толға-, аеруча күп дериватлар биргән.



Предыдущая статья            Следующая статья