Тэтимол 2015

ТУЛАЙ «всё, взятое вместе; оптом, целиком», иск. (Будагов I: 404) «сборище, собрание; восклицание, которым собирают своих», себ. (Тумашева 1992: 217) тулай, (Дмитриева 1981: 84, 189) толай «барлыгы», тулайын < толайын «киресенчә; кире сәбәбеннән», тулайынан < толайынан «кирәгеннән» ~ хак. толай «аймак; компания», толайы, төр. dolay «тирә-юнь; әтраф; урау, вираж; әйләндереп, уратып алынган мәйдан», dolayı «тирә-як; әйләнә-тирә; сәбәбеннән; турында; шартлар нәтиҗәсендә», тув. долгандыр «тирәли». Бу мисаллардан күренгәнчә, тулай < * тулгай, ягъни тулга- < толга- (к. Тулгау II ) сүзенең күп дериватларының берсе һәм тәүдә камап алынган киекләрне яки терлекләрне белдергән булса кирәк, «сәбәбеннән, турында, өчен» мәгънәсе «тирәли» мәгънәсеннән килә (к. тат. сөйл. утын тирәли сөйләшү = утын турында сөйләшү). Монг. туулай «тулай» төрки телләрдән.

Тулай сүзенең исем мәгънәсеннән себ. тулайын «тулысынча» (тулы сүзенә катнашы юк) тулай сүзенең инструменталь килеш формасы ясалган. Бу тулайын тат. сөйләшләрендә тулайым яңгырашын алган.

Тулáем – рус телендә дә бар (Фасмер II: 117; Аникин: 562) һәм анда татарчадан алынган тулай сүзенең «творительный пад. ед. ч.» дип аңлатыла. Алайса тат. сүзе русчадан әйләнеп кайткандай була: рус. тулáем > тат. тулаéм? Ләкин тулайым < тулайын булу ихтималы зуррак.



Предыдущая статья            Следующая статья