Тэтимол 2015

ТУКТА-У «остановиться; перестать» < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт., угыз диал. тоқта- (алт., кырг. токто-, як. тогто-, к.-балк., аз. тохта-, тув. доктаа-, чув. тăхта-) id., ш. ук (чув.) «көтеп тору», (төр.) «озак яшәү» ~ яз. монг. toγta-, toγtu- «бер төштә ныгыну; өелү, ясалу» ~ тунг.-маньч. токто- «хәрәкәтсез калу; төпкә утыру; ныгу, карарлашу» (к. ССТМЯ II: 193–194). К. Насыйри буенча, тукта-у < тутка-у (к. Тот-у ), ләкин бу фараз дәлилләргә мохтаҗ.

Сүзнең тат. диал. (ТТДС I: 425), башк. туқра-, туқыра-, каз. (Радлов III: 1152) тоқра-, кырг. тоқоору- варианты да бар. Күрше телләрдә бу сүзнең юн. формалары очрый (удм., мар. туктал- «тукталу», удм. дуктът- «туктату», к. Насибуллин: 113). Räsänen 1969: 485; Федотов II: 204 (Радлов материалларын кабатлыйлар). Гомумән, бу сүзнең этимологиясе җентекләп тикшерүгә мохтаҗ.

Тукта- продуктив нигез: туктал-у, туктат-у; тукталып. Бор. төрки (< монг.) токтағул > туктагул «карар; тукталыш» сүзе Урал регионында берничә авыл исеме. Чаг. монг. toγtaγal «поход тәртибе».



Предыдущая статья            Следующая статья