Тэтимол 2015

ТУКСАБА, диал. (к. Тумашева 1987: 38–51) туксыба, туқсыбай «один из родов сибирских татар, род башкир; боевой клич башкир» ← название половецкого племени и имя одного эпического героя в древности < уйг., чыгт. (Будагов I: 398) туқсаба «полковник; прапорщик», төркм. (к. Гараджаев: 13) тоғсабай, туқсабай «полковник; бор. бер хәрби дәрәҗә» – бор. төрки tuγ «байрак» (к. Ту I ) сүзе нигезендә ясалган хәрби чиннарның берсе, туғсипаһи «байрак тоткан атлы-сыбай» дигәннән (к. Сыбай ), чаг. ш. ук бор. төрки (ДТС: 584) tuγčï «байракчы», Хива ханлыгында туқсаwыл «югары чин», төр. tuğbay, tuğgeneral, tuğkomutan – төрле югары чиннар. Аерым чин атамаларының кабилә-кавем атамасына әверелүе бүтән очракларда да күренгәли (чаг. Эчкен ). Бор. яз. («Аккүбәк» дастанына баглы) ядкәрләрдә куманнарның туксаба кабиләсе «татарлардан чыккан» дип язылган. Ул туксаба кабиләсе Чыңгыз ханга барып баш игән һәм Бату хан гаскәрләренә кушылып яңадан Көнч. Европага килгән вә башкортлар составына кергән булса кирәк. Башкортстанда һәм Алтайда Аккүбәк тур. сакланган сөйләкләр, эпос өзекләре шуның белән баглы.

Туксаба сүзенең бүтәнчә аңлатмалары да очрый, тик алар дөрес түгел кебек.



Предыдущая статья            Следующая статья