Тэтимол 2015

ТУКРАН, сөйл. тукыран < (ДС III: 159, 160) тукыркан, тумырка «дятел» > мар. (Исанбаев 1978: 21) токран, чув. тăхран, тăкрон id. ← *туқырт-у < *токурт- «тукылдату» ← *тоқур- < *тоңқур- «тукылдау» ← тоңқ тукран тукылдатуына имитатив сүзеннән, к. ком. тонқ тонқ «тукран», к. Тук II.

Әлеге тоңкур- > тоңкыр- (-кур- > -кыр имитативлардан фигыль ясагыч кушымча) фигыленнән тукранның үзгә атамалары да ясалган: тат. диал. (ДС III: 189), башк. тумыртка < туңыртка (к. БТДҺ: 336) ~ алт. тоңыртқа, тув. тоорға ~ хак. тобыргы (-б- монда икенчел); себ. (Тумашева 1992: 217) туқыртма > туғыртма.

Тоңқ тәкълиди сүзеннән бүтән фигыльләр һәм шулардан тукран атамалары да ясалган: як. (Пекарский: 2726, 2730) томсоғоi, тоңоғос «тукран» ← тоңсуi- «тукылдату», чаг. монг. тоңшуул «тукран» ← тоңшу- «тукылдату» һ.б. Федотов II: 204; ССТМЯ II: 193, 198.



Предыдущая статья            Следующая статья