Тэтимол 2015

ТУКМЫК, токмык (ДС I: 186) «младшая жена (при многожёнстве)» – асылда «мөгезсез (> ярдәмсез) яшь терлек» (чаг. ш. ук Тукал ), к. тат., башк. (ТТДС I: 417; БТДҺ: 320, һәр ике теркәлеш Гәйнәдән) тŏқмық, тŏқмŏқ «мүкләк; тупыйк; тупас», башк. диал. (БТДҺ: 320) тоқмақ, себ. (Тумашева 1992: 217) туқмақ «мүкләк; тупас» сүзе дә туқмық, токмақ сүзенең халык этимологиясенчә үзгәртелеше булса кирәк.

Тоқмық < туқымық < *тōқамуқ: -амук һәртөрле авыру-чирләрне, аномаль организмнарны белдергән формант (аерым сүз буларак та билгеле), сүзнең тамыры тŏқ < туқ < тоқ «мөгезсез; тупа, очлыксыз» күп тат.-башк. диал. сүзләрендә очрый, к. (БТДҺ: 320–321) тоқан, тоқын «тупас; аңгыра», тоқол «койрык сөяге, коймыч», тоқор, тоқос, тоқош, тоқтой «көтек, кыскартылган; кыска буйлы» һ.б. К. Тугыш, Туклы.



Предыдущая статья            Следующая статья