Тэтимол 2015

ТУКЛЫ (Будагов I: 399; Тумашева 1992: 217) «овца, которая ещё не ягнилась, ярка» (ТТДС II: 305) «годовалый (о любом виде скота)» < гом. кыпч., к. нуг., к.-калп., ком., төркм. тоқлы, уйг., гаг., төр., аз. тоқлу, тоғлу, тув. тоғду, каз. тохто, туқту, тоқты, кырг. тоқту < бор. төрки (ДТС: 577) toqlu «алты айлык бәрән; көзге бәрән», безнеңчә, тукал сүзе белән тамырдаш, к. рус. диал. (Аникин: 539) тохтун «бер яшьтән ике яшькә кадәрге бәрән, кучкар» (яз. монг. tuγul «бозау» сүзе белән чагыштырыла). Сүзнең тамыры – бор. төрки тоқ, тоғ ~ бор. кыт. thog «мүкләк; әлегә мөгезсез». З. Мухамедова (1973: 170) урта төрки тоқлы, тоқли < тоқлуқ < токлуғ сүзен тоқ «тук» сүзеннән димәкче. Безнеңчә, мондый аңлатма семантик җәһәттән ышандырырлык түгел, чөнки каз. сөйләшләрендә тоқ үзе генә дә «мөгезсез бәрән» дигән сүз, к. Тугыз, Тугыш, Тукал. К. ш. ук Räsänen 1969: 485.



Предыдущая статья            Следующая статья