Тэтимол 2015

ТУКАЛ (ТТДС II: 305) «комолая, безрогая; младшая жена (при многожёнстве)»; мондагы сәер мәгъ. күчеше шуның белән аңлатыла: иң яшь хатын бичә (беренче хатын) һәм чичә (икенче хатын) алдында мөгезсез сыер кебек ярдәмсез кала, к. бу тур. Радлов III: 1148 (чаг. ш. ук Тукмык ). Гом. кыпч.: нуг., к.-балк., каз., уйг. һ.б. тоқал, кырг. тоқол «мөгезсез» сүзе бор. төрки (ДТС: 576) toq «мөгезсез» < кыт. tu < thog «мүкләк» тамырыннан, монг. телләрендә ясалган булса кирәк, к. монг., бур. тугал, монг. тукул «бозау» >> як. тугут ~ тубут «болан бозавы» ~ эвенк. тукучэн id., рус. диал. (Аникин: 560) тугут «болан бозавы; болан бозавы тиресеннән эшләнгән бүрек», к. ш. ук (Будагов I: 572) доғал, доқмал «башына ук урынына шарчык куелган ук сабагы». Pritsak: 208–214.

К. Тугыз, Тугыш, Туклы, Тукмык.



Предыдущая статья            Следующая статья