ТУК I(тук-тук) – подражание стуку (чаще употребляется в редупликативной форме) – дөньядагы барча телләрдә очраучан тәкълиди тамыр (чаг. рус. тук, индонез. tuk «тук»); татарча йомшаграк тукылдауны түк (түк-түк) дип тә атыйлар; гомумән, тук тәкълиди сүзе так (так-так), тык (тык-тык), тек (тек-тек) тәкълиди сүзләренә аваздаш, гомоген һәм өлешчә мәгънәдәш: боларда ниндидер зур бер каты нәрсәгә кечкенә бер каты нәрсә бәрелү авазы белдерелә. Тук//так//тык//тек тәкълиди тамыры этимологик чагыштырулар өчен ышанычсыз материал, чөнки бу сүзләр һәр телдә, һәр чорда яңадан барлыкка килә алалар, чаг. рус. тук-тук һ.б. Әмма бу тамырдан (тамырлардан дияргә була) ясалган сүзләрнең кайберләре этимологик тотрыклы, мәс., тукылда-у, тукылдык (тат. Тукылдык ~ чув. Тукăлтăк дигән әкият персонажы да бар) шундыйлар. Тук тамырына тукы-у фигыле (һәм аның дериватлары) тоташа. |