Тэтимол 2015

ТУЗАН «пыль» > чув. тусан, мар. тозан, удм. тузон < гом. кыпч. тозан, тозаң (кырг. тозоң) «вак тузан» (чаң «эре куе тузан»нан үзгә буларак), алт., шор., хак. тозун, тозын «тузан», тув. доозун «тузан йомгаклары» ~ монг. тоғурағ «тузан» һ.б. Бор. этимон – *тоозғун < *тоғур-ғуң «тузан булып күтәрелгән (нәрсә)» булса кирәк, туз- < тооз < *тоғур- «сүзеннән», к. Туз-у, Туфрак.

Федотов II: 255 (тат. сүзен искә алмый, чув. тусан, тосан (?) сүзен тос-ан (ягъни чув. телендә) ясалган дип аңлата, ә мар. һәм удм. сүзләрен «төрки телдән» дип кенә характерлый).



Предыдущая статья            Следующая статья