Тэтимол 2015

ТУЗ II«береста», диал. туйыз id. (к. Туез ) < гом. кыпч., чыгт., уйг. тоз, алт., чыгт., бор. төрки (Радлов III: 1207) тос id. < бор. төрки (ДТС: 579) toz «туз; җәя савыты, садак», к. ш. ук чулым. тус, як. туос ~ монг. тоос, тоус һ.б. «туз», госм. toz «тупыл» ~ бор. төрки toγraq «тупыл» (? к. Räsänen 1969: 492). Безгә калса, туз < тоз сүзе бор. *торс «каен орысы» сүзеннән дә булырга мөмкин, к. кырг. тоз «каен орысы». Чаг. Тустак.

Бор. Шәрыктә язу материалы буларак тууз киң билгеле булган, бу сүз тузны да, бүтән кайбер агач кайрыларын да белдергән (к. Бируни 1995: 598). Г. Хәйям әсәрләрендә туз «агач юкәсеннән ясалган бинт». Туз кәгазь урынына Алтын Урдада, бор. Русьтә һ.б. кулланылган, шуннан тузга язу тәгъбире килә диләр.



Предыдущая статья            Следующая статья