Тэтимол 2015

ТУГЫШ, (Тумашева 1992: 213) тōғуш «годовалый лосёнок; годовалый козлёнок (оленёнок)» ~ тув. тош < тоош «бер яшьлек марал» ~ төр. диал. doγuş «кечкенә колаклы кәҗә»; бу сүзнең параллельләре рус (Себер) сөйләшләрендә яхшырак сакланган: тогуш, токуш, тугаш, тыгаш «бер яшьлек пошый», к. Аникин: 548–549 (А.Е. Аникин бу сүзне тукал, туклы сүзләре белән чагыштыра һәм ахыр чиктә ту-, туғу- «тудыру» сүзенә кайтарып калдыра). Безнеңчә, тугыш туклы (к.) сүзе белән тамырдаш һәм бор. төрки toq «мүкләк, мөгезсез» тамырыннан ясалган.

Тат.-башк. тугыш дигән ялгызлык исемнәре (антропоним, этноним) еш кына очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья