Тэтимол 2015

ТУГЫЗАК, тугзак «столетний (о человеке), одинокий в старости» ~ к.-балк. тоғузақ «тугызынчы; тугызлык», каз., үзб. һ.б. тоқузақ, туқузақ – найман кабиләсенең бер ыруы; әкияти батыр яки әби исеме, кырг. тоғузақ «үз балаңны сатып алу» (балалары үлә барган кеше явыз рухларны алдар өчен үз баласын сатып алгандай булып кыланган – урамнан, тәрәзәдән кертеп алган һ.б.). Тугызак-, туғыз < тоққуз сүзеннән, әлбәттә, ләкин ясалыш мотивлары аңлашылып бетми.



Предыдущая статья            Следующая статья