Тэтимол 2015

ТУГЫЗ «девять» < гом. кыпч. тоғыҙ < тоғуз, башк. туғыҙ, гом. төрки тоғуз, тоқуз, тоққуз, докуз < *токург id. > чув. тăхăр id., к. ш. ук рус. тахъръ «тугызлык; дистә» (Срезневский III: 929) болг. теленнән.

Безнеңчә, бу сүз бор. тоқ козу «көзге бәрән» (к. сэк қозу «язгы бәрән» > сэккиз «сигез») сүзеннән: шулай дип ашык сөягенең тугызынчы почмагын – мөешен атаганнар (гомумән, һәр мөеш-чыгынты берәр терлек-хайван исеме белән аталган – бу хәл монгол халыкларында яхшырак сакланган); балалар ашык сөягенең мөешләрен атап, санарга өйрәнгәннәр. Һәрхәлдә, сигез һәм тугыз сүзләренең бер модельдә ясалганлыгы бәхәссез, к. Ахметьянов 1988.

Тугыз сүзе төрки халыкларда күпмәгънәле: туй бүләкләренең саны (һәм төре дә) тугыз булган һәм бу сүз белән гомумән туй бүләкләре комплектын, тугыз көнлек бор. атнаны атаганнар; турфан уйгурларында тоқуз «сансыз; тугыз яшьлек», як. тогусун «тугыз» (Пекарский: 2713). К. Тугызак, Туксан.

Тугыз сүзе тур. төркиятта күп язылган, к. Будагов I: 750 (тәфсилле), ЭСТЯ III: 255–256 (шунда ук әдәбият); Федотов II: 202–203.

Тугыз – «тылсымлы» саннарның берсе һәм саннар арасында аеруча продуктив нигезләрдән: тугызлы, тугызсыз; тугызлык (төрле мәгъ.); тугызла-у ; аерым мәгънәгә ия сүзтезмәләр: тугызбармак (ТХИ: Әкиятләр I: 266) явыз рух-юлбасар исеме; тугыз комалак (~ госм., аз. доқурҗин ~ төр. dokurcun) ике уенчы түгәрәк тактадагы унсигез уемга сиксән бер (9 × 9) ташны билгеле бер кагыйдә буенча урнаштыруга корылган уен (һәрбер ташның үзенең билгесе һәм исеме булган); тугызтөймә  – «акылга таман»; тугыз турка «кабарып торган катлы-катлы кием», «киная һәм мыскыл итүне аңламаучан кеше»; тугыздан калган тукаби «иң соңгы бала». Тугыз < токуз сүзеннән бор. төрле этнонимнар ясалган: токуз окуз, токуз огул, токуз татар, токуз уйгур һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья