Тэтимол 2015

ТУГРА (Будагов I: 737) «печать монарха (состоящая из замысловатой монограммы из арабских буквенных начертаний)» < бор. төрки (МК; ДТС: 584) tuγraγ «хан мөһере; фәрман; тугра». Бу сүзне төрлечә аңлаталар: берәүләречә (Zenker: 600), бор. төрки турғай «торгай, торсын, булсын», икенчеләрчә, уйг. туғра «туры, дөрес» сүзеннән имеш. Төркиләрдә туғра сүзенең гарәпчә эквиваленты тäwқи‘ сүзе дә кулланылган (к. Будагов I: 400), бу сүз исә вакыйга белән тамырдаш, шуннан чыгып фикерләгәндә, Т. Ценкер фаразы кабат искә төшә. Ләкин төр. tugra, tura «тугра; ефәк корты курчагыннан алынган беренчел ефәк йомгагы; катлаулы вензель; спираль; камчы» (ягъни бик конкрет мәгъ. сүзләр), бор. төрки tuγraγlan- «хәрби ат алу (яшь солдат тур.)» – «хәрби камчы алу»мы? К. Мухамедова 1973: 175. Тургай сүзе белән чагыштыру да очрый (тугра очкан кош рәвешендә языла). Добр. (Dobr. III: 373) tugra сүзенең tura, tugraq, taraq (?) вариантларын күрсәтә. Тугра дип тәңкәләрнең язусыз тарафын да атаганнар.

Дерив.: тугралы, туграсыз; иске тат. туграwи, туграи «династиягә баглы; династияне, зат-нәселне нигезләүче» (туграwи ата «шәҗәрә башындагы ата», туграwи ана «шәҗәрә башындагы ана»).



Предыдущая статья            Следующая статья