Тэтимол 2015

ТУГАН I«родной (брат или сестра); младший (брат или сестра)» > удм., мар., морд. дуган, туган, чув. тăван, мар. (Саваткова: 163) туан id. < гом. кыпч., алт. туған, тувған, тууған id. (мәгъ. үзгәрешләре бер-берсеннән чыга һәм аларны аерым күрсәтү әллә ни бирми), төркм. (һ.б. угыз) доған «бертуган» һ.б. (ЭСТЯ III: 245); ту- < тоғ- белән баглы, ләкин бу сүзне һич кенә дә турыдан-туры туган – үткән заман фигыль формасы белән бәйләргә ярамый, к. уйг. туққан, үзб. туғқон «туган», ягъни сүз туғ һәм қан морфемаларына бүленә. Ихтимал, бу сүз бор. төрки *тоғ «абый яисә эне» (к. төр. диал. dog id., бу тур. ЭСТЯ III: 246) сүзенә монг. -қан ~ тат. -кай иркәләү кушымчасы ялганып ясалгандыр, к. морд. дугай, дуги «туганкай, сеңелкәш» (< бор. төрки).

Будагов I: 748; Покровская 1961: 43–47; Räsänen 1969: 483; Федотов II: 183; Рамазанова 1991: 146–148 (бу әсәрләрнең берсендә дә тирән этимология юк).

Туган продуктив нигез: туганлы, туганлык, туганлаш-у, тугандаш, туганнарча, туганчыл һ.б., башк. туғанақ «гомумән туган-кардәш хөкемендәге кеше».



Предыдущая статья            Следующая статья