Тэтимол 2015

ТУГАЙ «поёмный луг, тугай» < гом. кыпч. тоғай «тугай, әрәмә, тугайдагы урман», кырг., алт., чыгт. (Радлов III: 1147, 1158) тоғай, тоқай «елга буендагы, елга утрауларындагы урман» < монг. тохой, тоқой > эвенк. тоғой «елга бөгелеше; терсәк; дугай» ← тохи-, тоқи- «бөгелү»; к. к.-балк. тоғай «түгәрәк, алка, әйләнә, ярымәйләнә һ.б.ш.»

Бу тамырдан бор. тоқай > туқай «җәя» сүзе дә килә. К. ш. ук Тугым.

Тугай сүзенең «елга бөгелеше» мәгъ. тат. сөйләшләрендә дә бар бугай, башк. туғайлан-у «(елга) бөгелү», к. мар. (Упымарий: 205) тогай «елга култыгы», чув. (Сергеев 1968: 73) тухай «тоба» < тат. К. Дугай.

Бу сүз тур. күп язылган, к. Будагов I: 398, 808; Räsänen 1969: 485; ССТМЯ II: 190; Мурзаев 1984: 559, 561; Аникин: 558.



Предыдущая статья            Следующая статья