Тэтимол 2015

ТУБЫРЧЫК, диал. (Будагов I: 384, 742; Радлов III: 1515; Тумашева 1992: 216) тубырцық, тубырцық «кусок (спиленного и т.п.) дерева как подкладка, клинышек» > чув. тупăрчăк, мар. диал. тувырчык id. < гом. кыпч., к. башк. тубырсық id., куман. (Радлов III: 1224) топурчақ «йомры, түгәрәк», каз. тобыршық, тобуршуқ, тув. довуршақ, шор., хак., алт. диал. тобырчық «терескәк, терлекнең арт аягы бөгемендәге төер, тубыр» ~ кырг. тобурчақ «(ява торган) боз», як. чуорчах, чүöччäх ~ монг. тогурчаг > тоорцок «тубалак, тумалак; тубырчык» һ.б. ← тубыр < тобур (к. Тубыр ) тамырыннан, әлбәттә. Чаг. себ. (Тумашева 1992: 216) тубырцын «ашык, тубык». Тат. (ТТДС I: 242) тубырсық, тупырсық «йомры һәм нык гәүдәле (балалар һәм кызлар тур.)» сүзе дә икенчерәк төрле ясалган булса кирәк (монда -сык кушымчасы кечерәйтү кушымчасы -чыкның фонетик варианты түгел). Ләкин монда контаминацияләр бар.

Тубырчык ~ тубырчак нигезеннән кыскарып Тупчак (к.) һәм диал. турчык «цилиндрсыман деталь» сүзләре ясалган (к. Аникин: 557–558, рус. торсык тур). Шуны да әйтик – тубырчык сүзенә охшаш нигезләр (мәс., тубылчык, тупырсык һ.б.) барысы да тамырдаш түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья