Тэтимол 2015

ТУБЫЛГЫ, (ДС II: 260; ТТДС I: 145; ЗДС: 650) тубылғай, тубылғый, тубылдық «таволга (растение)» – бармак юанлыгы матур һәм каты сабагы булган күпьеллык үсемлек, шуннан кирәкле таякчыклар (боргычлар һ.б.), уклар, уенчык савытлар һ.б. ясаганнар ~ башк. (БТДҺ: 332) тубылға, чув. тупăлкан, тупăлхă, тупалхă «тубылгы», алǎл тǎпǎлхи «ишек күгәне» (тубылгыдан ясалгангамы?), морд. дуболго, удм. тубылгы, мар. тоболго, «тубылгы, нугай камчысы (нагайка)» – бу соңгы мәгъ. тубылгыдан камчы сабы ясаудан килә ди К. Насыйри (ЛТ I: 11–12), мар. (Упымарий: 205; Исанбаев 1978: 23) товылго «волжанка (вид мелкой ивы)» диелгән < гом. кыпч. тобылғы, кырг. тобулғу «тубылгы», төр. tabulga «кызылтал» < бор. төрки (ДТС: 569–575) tobulγaq, (Р. Рәхмәти-Арат) «кипарис», toрulγaq «мирт», як. тобулуоскай «тубылгы; зелпе» – барча бу сүзләрнең нигезе себ. (Тумашева 1992: 213) тōбыл: тōбыл агацы «тубылгы». Шуннан ук Тубыл елгасының атамасы килә диләр. Кайбер тат. сөйл. (ТТДС II: 303) тубылғы «тупыл» – әлбәттә, ялгыш атама.

Бу сүзнең беренче иҗектә -а- булган варианты киң таралган: чыгт. табулғу, кырг. табулғы, уйг. табылқы, алт. табылғы, шор. табылқа, госм. тапылға, табулға ~ бор. төрки (Clauson: 441) tavılqu, tavılγuč ~ монг. табилха – төрле үсемлек атамалары. Ниһаять -л- > -р- вариантлары да бар: ком. табурғу, тат. (к. Насыйри сүзлегендә) тәбәрхун < госм. (Zenker: 252) teberhun, фар. тубурхан «тубылгы; чыбыркы сабы; (кызыл төстәге) эстафета таягы; куе кызыл төс; эстрагон», к. ш. ук бур., монг. табилгана, тавилга(на), яз. монг. tabilxa «тубылгы» һ.б. (күпмәгънәле сүз).

Тубыл < тобул тамырының чыгыш-ясалышы караңгы. Морфологик җәһәттән нинидидер тобул- фигыленнән (*топ- тамырыннан) шикелле, чаг. башк. (БТДҺ: 332) тубылғы-у «куерып үсү», гүяки туб-ыл-у дан. Будагов I: 328; Räsänen 1969: 452; Жаримбетов: 160; Федотов II: 251; Дмитриева 1980: 63–64 (сүзнең тамыры *tabi ди). К. ш. ук рус. (Аникин: 520) табурка «кечкенә ныклы агач деталь» (күптөрле аерым мәгъ. күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья